news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 60 яшьлек юбилеен туган төбәгендә үткәрде

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 60 яшьлек юбилеен туган төбәгендә үткәрде

 (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтачта 60 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәргән. Бәйрәм хатирәләр белән үрелеп барды, катнашучылар төрле кызыклы вакыйгаларны бергәләп барладылар, дип хәбәр итә Балтач районының "Хезмәт" газетасы.

Бәйрәм чарасына Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Совет депутаты,  халык шагыйре Разил Вәлиев, Республиканыӊ сәламәтлек саклау министры ГаделВафин, Диния нәзарәтеннән күпсанлы вәкилләр, Ханты-Манскийскидан, күрше өлкәләрдән мөфти хәзрәтләре, дин әһелләре, республикабызның танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре килде, диелә хәбәрдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнехановныӊ котлавы, Президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сафаровныӊ тәбрикләве аеруча җылы, дустанә иде. Бу котлауларны һәм Премьер-Министр сәламен аныӊ урынбасары Васыйл Шәйхразиев җиткерде. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин юбилярны котлап, мактау кәгазьләре белән бергә кылыч тапшырды. Мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллинныӊ да бүләге нәкъ шундый иде. Җәлил хәзрәтнеӊ үткен теле, төпле белеме динебезне төрле якка тайпылышлардан саклар өчен кирәк икәнлегенә ишарә булганын барлык тамашачы аӊлады. Эчкерсез сөйләшү чәй табынында дәвам итте, дип яза җирле газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100