news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Баш казые инвесторларны гошер сәдакасын бирергә өнди

“Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс”, - ди Җәлил хәзрәт.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлегә инвесторлар гошер сәдакасын бирергә атлыгып тормый. Бу мәсьәлә әле аксый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белдерде.

Гошер сәдакасы ул – җирдән чыккан уңышның уннан берен мохтаҗларга, дини, социаль учреждениеләргә сәдака итеп бирү. Бу уңышка бөртеклеләр дә, яшелчәләр дә керә.

“Бүген җир күмәк хуҗалыкларда, инвесторларда. Халык бәрәңгене бакчасыннан чыгара, ул бит гомум җирнең бик азы гына. Татарстан 5 млн тонна уңыш алган икән, аның 500 мең тоннасы гошер булырга тиеш бит. Шәкертләр, мохтаҗларга китәргә тиеш. Шуңа күрә инвесторларны да өйрәтергә, исенә төшерергә тиешбез", - дип җавап бирде Җәлил хәзрәт Фазлыев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына.

"Хәтерләсәгез, Кол Шәриф төзелеше вакытында һәр гектардан 2 центнер уңышны Кол Шәриф төзелешенә бирергә дигән килешү бар иде. Шул елдан соң 20 елга якын гел уңышлы ел килеп торды. Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс, ди. Бирсә дә, яңгырда хайваннар өлеше генә булыр ди. Күпме коры ел булды аннары. Болгар ислам академиясенә сәдакаләр биргән иделәр – быел тагын нинди матур уңыш. Аллаһы Тәгалә нәрсәдер бирмичә сорамый. Күмәк хуҗалыклар, инвесторлар өстендә дә шушы бурыч бар, - дип ассызыклады Баш казый.

Гошер сәдакасын җыю буенча алдынгы районнарга Балтач, Арча, Буа, Теләче, Балык Бистәсе, Бөгелмә районнары керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100