news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның баш казые Балык Бистәсендә кризис турында вәгазь сөйләде

Балык Бистәсенең Биектау авылы мәчетендә вәгазь кичәсе оештырылды.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Биектау авылы мәчетендә кичә вәгазь кичәсе булып узды. Вәгазь сөйләргә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. "Җәлил хәзрәт иң элек кризис темасына кагылды. Аннан кризистан чыгу юлларын һәм адәм баласына Аллаһ тарафыннан ризык киңәйтелүнең җиде сәбәбен әйтеп, һәркайсына аерым аңлатмалар биреп узды. Тәүбә, намаз уку, сәбәп кылу, шөкер итү, зарланмау, аралашу, изгелек эшләү төшенчәләренә тулырак тукталды", – дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Вәгазьдә йөздән артык кеше катнашкан. Хәзрәт белән очрашуга якындагы авыл имамнары да килгән.

Кичәне йомгаклап, Биектау авылы имамы Зиннур хәзрәт халык исеменнән Җәлил Фазлыевка эчтәлекле вәгазе өчен рәхмәтләрен җиткереп, мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләгән. Ә тарих фәннәре кандидаты, язучы, Балык Бистәсе халкының якташы Нурулла Гариф бу көннәрдә генә дөнья күргән, Биектау авылы мәгарифенә багышланган китабын Җәлил хәзрәткә бүләк иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot