news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш инфекционисты «омикрон»ны ничек дәваларга кирәге турында сөйләде

Әгәр температура өч көннән дә артык төшмәсә, табиб чакыртырга кирәк.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирусның «омикрон» штаммы билгеләрен сизгән очракта антибиотиклар белән дәваланырга кирәкми.

«Мөстәкыйль симптоматик терапия ОРВИның классик чагылышын дәвалау белән туры килә диярлек һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Температура югары, баш һәм мускул авыртуы булган очракта, тәүлегенә кимендә ике литр сыеклык эчәргә, көненә өч тапкыр тән температурасын үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар эчәргә кирәк», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хаертынов.

Инфекционист сүзләренчә, өй аптечкасында сезонлы салкын тию һәм ОРВИдан дәвалый торган дарулар булырга тиеш, алар рецептсыз да сатыла.

Беренчедән, әгәр тән температурасы өч көннән дә күбрәк 38дән югарырак булса һәм дарулар белән төшмәсә, табиб чакыртырга кирәк. Икенчедән, тын кысылганда һәм һава җитмәгәндә, шулай ук табиб чакыртырга кирәк.

«Антибиотикларны контрольсез кулланырга ярамый. Аларны бары тик табиб кына билгели һәм бактериаль инфекция аркасында чир катлауланган очракта гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль рәвештә эчү — файдасыз һәм хәтта куркыныч та», — диде белгеч.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100