news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш федераль инспекторы итеп Виктор Демидов билгеләнде

Дәүләт хезмәткәрен Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында тәкъдим иттеләр.

Татарстанның баш федераль инспекторы итеп Виктор Демидов билгеләнде
http://president.tatarstan.ru/

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан буенча Баш федераль инспектор постына Виктор Демидов билгеләнде. Дәүләт хезмәткәрен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тәкъдим иттеләр.

«Виктор Николаевич (Демидов - ТИ иск.) монда туган һәм күптән биредә эшли. Аның казанышлары зур. Кешенең бу вазифада җирле үзенчәлекне аңлавы Татарстан өчен мөһим. Федераль инспекторның төбәк хакимияте белән элемтәсе булуы мөһим», - дип искәртте Игорь Комаров.

Элегрәк 58 яшьлек Виктор Демидов Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы вазифасын башкарган иде.

Ул Алабугада туган, Казан дәүләт университетын «Хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия. 2004 елдан 2014 елга кадәр ТР Конституция суды рәисе вазифасын били, ә 2015 елның мартыннан РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы булып эшли.

Элегрәк ТР буенча баш федераль инспектор вазифасы вакытлыча тулы вәкаләтле вәкилнең 42 яшьлек ярдәмчесе Алексей Симоновка йөкләнде. Ул, пенсиягә чыгу сәбәпле, отставкага киткән Ренат Тимерҗановны 2020 елның гыйнварында алыштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100