Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш эпидемиологы республикада коклюш белән авыручылар артканын әйтте
Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов балаларга бума ютәлгә (коклюш) каршы вакцинация үткәрергә өндәде. Ул республикада коклюш артканын билгеләп узды. Бу хакта ул журналистларга Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашуда сөйләде.
«Татарстанда коклюш белә авыручылар артты. Былтыр ул 4,3 тапкыр күбрәк ачыкланган. Нигездә, әле вакцинация узмаган бер яшькә кадәр балалар авырый, аларны сакларга кирәк. Өч айга кадәр без прививка ясый алмыйбыз, шуңа күрә бала белән гел элемтәдә булган кешеләрне вакцинацияләү кирәк. Шул рәвешле, коклюш йоктыру чылбыры өзеләчәк», — диде Лопушов.
Коклюш белән авыру күрсәткечләре арту сәбәпле, өстәмә икенче ревакцинация кертелгән. Баш эпидемиолог Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Алты яшьтән олы балалар өчен бу вакцина дифтерия, столбняк, коклюштан саклый.
Шулай ук, белгеч моңа кадәр вакцинация уздырылмаган 3-4 яшьлек балаларга да Пентаксим прививкасын ясатырга өндәде. Ул бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. «Бу чит илдә җитештерелгән вакцина, элек түләүле иде, — дип искәртте табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз