news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның баш эпидемиологы коронавирустан кабат вакцинацияләү турында сөйләячәк

Туры эфирны @stopcovid19.tatarstan һәм @minzdravrt аккаунтларында карап була.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген 11.00 сәгатьтә Татарстаның Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабы «Кабат вакцинацияләү: кем өчен, кайчан һәм ни өчен?» темасына туры эфир үткәрә.

Туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов кабат вакцинация узу сроклары, процедурага әзерлек процессы һәм прививка ясау кампаниясенең барышы турында сөйләячәк.

Әңгәмәнең модераторы — ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Туры эфирны @stopcovid19.tatarstan һәм @minzdravrt аккаунтларында карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot