news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш архитекторы вазифасын Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы үтәячәк

Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы баш архитекторы турында” указга кул куйды.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы баш архитекторы турында” указга кул куйды.

Әлеге документ буенча Татарстанның баш архитектор вазифасын Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры башкара.

Димәк, хәзерге вакытта республиканың баш архитекторы булып Ирек Фәйзуллин тора.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына 22 февральдән гамәлгә кергән бу карар новелласы буенча норматив актларны алып барырга боерылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100