Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның барлык мәктәпләре интернет кертелүе турында хәбәр иткән
Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, моны дистанцион укуга күчү белән бәйләп карарга кирәкми.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның барлык мәктәпләре интернет үткәрелүе турында хәбәр иткән. Бу хакта ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов онлайн-эфир барышында әйтте.
Аның сүзләренчә, интернет белән тәэмин ителеш ул дистанцион белем бирүгә күчеш дигән сүз түгел.
«Әгәр кемдер моны дистанцион уку белән бәйле дип уйлый икән, бу алай түгел. Бу укучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру. Аз комплектлы мәктәпме ул, зур шәһәр мәктәбеме — бар җирдә интернет булачак. Шул рәвешле, олимпиадаларга әзерләнү, фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен материаллар алып булачак», — диде Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, барлык 1402 мәктәп тә интернет кертелү турында хәбәр җиткергән. «Татарстан Президенты шушы катлаулы шартларда да 1 сентябрьгә һәрмәктәпкә интернет кертелсен өчен федераль хакимият органнары белән берлектә миллиард сум акча тапты», — диде.
Рафис Борһанов быел уку елы гадәттәге режимда башлануын искәртте. Әгәр мәктәптә авыру күрсәткечләре кисәк арткан очракта да, ул дистанцион белем бирүгә әзерлек тулы көчендә булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз