news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның барлык боз кичүләрендә хәрәкәт туктатылган

Республика территориясендәге боз кичүе эшенә җылы һава торышы үзгәрешләр керткән.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүәт инспекциясе үзәге инспекторлары, боз кичүләрен тикшереп, Идел һәм Кама елгаларындагы барлык юлларны ябарга карар кылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сүзләренчә, кинәт кенә җылыту, көндез һәм төнлә уңай температураның саклануы кышкы елга кичүләрендә боз ныклыгына йогынты ясый, бозлавык барлыкка килә һәм кар эреп, су җыела.

Мондый шартлар боз кичүеннән кулланучы кешеләр тормышына куркыныч тудыра.

Шул рәвешле, 2017 нче елның 7 нче мартыннан Татарстан Республикасы территориясендәге барлык боз кичүләре ябылган. Алар: Аракчино – Югары Ослан, Яшел Үзән – Түбән Карамалы – Идел елгасында һәм Соколка авылы – Новозакамский, Покровское- Красный Ключ – Кама елгасында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100