news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Балык Бистәсе районында иң борынгы агач мәчетне төзекләндергәннәр

Олы Елга авылындагы агач мәчет 1879 елда төзелгән булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). 29 октябрьдә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән агач мәчетне ачарга җыеналар. Бүгенге көндә ул республиканың агачтан салынган иң борынгы мәчете.

«Реставрация вакытында бура диварның 70 проценты саклап калынды. Намаз бүлмәләре интерьерларын ясадылар. Мәчет фасадларының тышкы ягын һәм декоратив элементларын эшләделәр», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.

Уңайлы булсын өчен тәһарәт алу өчен аерым бина төзелгән, шулай ук территория төзекләндерелгән. Янгынга каршы нормаларны исәпкә алып, котельня тышкы якка урнаштырылган.

Олы Елга авылындагы агач мәчет XIX гасырда татар агач архитектурасы үрнәге булган дини архитектура һәйкәле булып тора.



news_right_1
news_right_2
news_bot