Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган
Йөзү бассейнының эше вакытлыча туктатылган.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган. Бу турыда Балтач районы администрациясендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез «Дулкын» бассейныннан Балтач Үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында 8-12 яшьлек сигез бала һәм ике олы кеше китерелгән. Пациентларның барысы да күңел болгану, баш әйләнү һәм авыз кибүеннән зарланган.
Медицина хезмәткәрләре хлор белән җиңелчә агуланганнар дип диагноз куйган.
Дүрт баланың хәле уртача авыр, тагын дүрт баланың хәле җиңелчә авыр дип табылган. Хәзер балаларның хәле тотрыклы һәм аларның хәле канәгатьләнерлек.
Йөзү бассейнының эше вакытлыча туктатылган. Гадәттән тыш хәл урынында су үрнәкләре алынган. Район хакимиятендә әлеге һәлакәтнең сәбәбен сулыкның чистарту системасында тоткарлык булуда дип аңлаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз