Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Балтач районында машина, гараж һәм сарай янып беткән
Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган.
(Балтач, 20 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Бүген Татарстанның Балтач районы янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать 7 тулганда Арбаш авылының Һади Такташ урамында 26 нчы йорт хуҗалыгында янгын чыгу турында хәбәр бирелә. Йорт хуҗасы Рәмис Даутов белдерүенчә, янгын "Лада-Гранта" машинасыннан чыгып, гаражны камап алган. "Кызыл әтәч"нең телләре машина белән гаражны гына түгел, сарайны да көлгә әйләндергән, дип хәбәр итә җирле “Хезмәт” газетасы.
Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә йортны саклап калып булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз