news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Балтач районында абыстайлар өчен квалификация күтәрү курслары ачылды
Курсларны Татарстанның иң күренекле абыстае Рәшидә Исхакый алып бара
Скопировать ссылку
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Татарстанның Балтач районында абыстайлар, мәчетләр каршында ислам нигезләренә өйрәтүчеләр, шулай ук мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытучылар өчен ике атналык квалификация күтәрү курслары башланды.
Балтач мөхтәсибәтеннән 28 активист-хатын-кыз Чепья авылында урнашкан “Наз” тернәкләндерү үзәгенә килде. Биредә аларны лекцияләр, танылган мөселман эшлеклеләре белән очрашулар көтә. Балтач мөхтәсибәтендә мондый курсларны оештыру (аларның барышында квалификация күтәрү белән бергә, сәламәтлегеңне ныгытырга, ял итәргә дә мөмкин) күркәм традициягә әверелде – алар инде өченче тапкыр уздырыла. Өстәвенә, курслар язын – хатын-кызлар, ә көзен ир-атлар – имамнар һәм ислам нигезләренә өйрәтүчеләр өчен үткәрелә.
Курсларны Татарстанның иң күренекле абыстае Рәшидә Исхакый алып бара, дип хәбәр итә Islamrt.ru.
Курсларны Балтач районы мөхтәсибәт идарәсе оештыра, аның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев та биредә дәресләр бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2