news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның балалар театрлары 30 млн сум федераль акчага 12 спектакль куячак

Татарстанның дүрт дәүләт театры “Бердәм Россия” партиясенең “Театр –балаларга” проектында катнаша.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның дүрт балалар театры быел 30 миллион сумга 12 яңа спектакль куячак. “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге “Театр – балаларга” проектының өч ел эчендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы планнарын билгеләде.

Татарстанның дүрт дәүләт театры “Бердәм Россия” партиясенең “Театр –балаларга” проектында катнаша. Болар – Кариев театры, Казан ТЮЗы, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы татар дәүләт курчак театры. Проектның кураторы – Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева.

Татарстанның дүрт дәүләт театры “Театр – балаларга” проекты кысаларында өч ел эчендә 32 спектакль чыгарган. Проект старт алган 2017 елда һәр театр 2,5 млн сум федераль акча алса, аннан соңгы елларда бу сан 7,5 млн. сумга җиткән. 2017 - 2020 елларда дүрт театрга 100 млн сум акча бирелгән.

“Элек безнең спектакльнең бюджеты 100-300 мең сум иде. Хәзер без 1 млн сумлык, миллион ярымлык, хәтта 2 млн. сумлык спектакль куя алабыз. Элек үз көчебез белән генә куйсак, хәзер билгеле режиссерларны чакыра алабыз. 2020 елда 12 яңа спектакль планлаштырылган”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.

Проект кысаларында Казан ТЮЗы - өч, Чаллы курчак театры - дүрт, Кариев театры – ике, “Әкият” курчак театры өч спектакль чыгарачак. Театрлар бу акчага театрның матди-техник ягын ныгыта ала. Театрлар колакчыннар, тифлокомментарий өчен җиһазлар да алганнар. Чаллы курчак театры быел яңа автобус көтә.

“Кече ватан мәдәнияте” һәм “Театр – балаларга” проектларының партия кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова театрларга әлеге федераль акчаны биргәндә классика кую шарты булуын искәртте. “Моңа милли классика да керә”, - диде ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot