news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның балалар редакциясе Россиядә иң яхшысы дип танылды

Лауреатларга “Вакыйгалар үзәгендә” Бөтенроссия фестиваленә юллама, сын, дипломнар тапшырылды.

Татарстанның балалар редакциясе Россиядә иң яхшысы дип танылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). 31 майда Мәскәүдә “Балалар редакциясе медиамәктәбе” проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Социаль челтәрләр” номинациясендә Татарстанның Балалар зур редакциясе җиңде. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лауреатларга “Океан” бөтенроссия балалар үзәгендә “Вакыйгалар үзәгендә” Бөтенроссия фестиваленә юллама, сын, дипломнар тапшырылды.

Чаллының 29нчы гимназиясе укучылары “Мәктәп ТВ” категориясендә иң яхшысы дип танылды. Аларга өченче дәрәҗә сертификат тапшырылды.

Бүләкләү чарасында медиа өлкәсендә хезмәт куючылар, җитәкчеләр, проект кураторлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot