news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның балалар хәрәкәтенә – 85 ел
Бүген Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтенең 85 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оешма советының киңәйтелгән утырышы башланды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда балалар хәрәкәтенең 85 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагерында “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы советының киңәйтелгән утырышы башланды, ул 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Утырышта 100дән артык кеше – Татарстан Республикасының 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
19 май көнне Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтенең 85 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә берничә чара үткәрә.
Бу көнне 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Мулланур Вахитов һәйкәле каршындагы мәйданда тантаналы митинг узачак, анда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән балалар хәрәкәтенең 800дән артык активисты катнаша. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, балалар хәрәкәте ветераннары митингның мактаулы кунаклары булачак.
Балалар каршында “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион конкурсы лауреатлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Чара кысаларында “FISU-Без әзер!”, “Казан Кремле өчен тавыш бирәбез!” һәм “Якыннарыңа мәхәббәт бүләк ит” дип исемләнгән проектлар тәкъдир ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot