news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Бакудагы даими вәкиле Казан федераль университеты укытучылары белән очрашкан

Әлеге очрашу “Мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә Россия - Әзербайҗан хезмәттәшлеге торышы һәм перспективалары” конференциясе кысаларында узган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә Бакуда Татарстанның даими вәкиле Альфред Закировның Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Наилә Баһаутдинова һәм Казан федераль университетының Алабуга институты (филиал) директоры Елена Мерзон белән очрашуы булып узган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Наилә Баһаутдинова һәм Елена Мерзон вәкиллек хезмәткәрләре белән аралашкан, гуманитар өлкәдәге эш юнәлешләре белән танышкан, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышкан.

Әлеге очрашу КФУ делегациясенең “Мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә Россия - Әзербәйҗан хезмәттәшлеге торышы һәм перспективалары” конференциясендә катнашу өчен Бакуган сәфәре кысаларында үткән.

Әзербайҗан – Россия  югары уку йортлары ассоциациясе оештырган чарада Әзербайҗанда эшлекле сәфәр белән булган Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Әзербайҗан  мәгариф министры Микаил Джаббаров, мәгариф һәм фән өлкәсеннән ике илнең башка рәсми затлары катнашкан. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100