Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның бөтен артистлары бүген Актерлар йортында бәйрәм итә
Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнаша.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар- информ", Рузилә Мөхәммәтова). Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа сезон ачылу хөрмәтенә республика театрлары катнашында бәйрәм бара. Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнаша.
Тантананы Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев ачып җибәрде. "Безнең Актерлар йортында сезон ябылып та тормый инде ул. Шулай да бөтенебезне берләштерә торган бу бәйрәм безгә кирәк. Төрле театр артистларының аралашып утыруы да бик яхшы – без бөтенебез бер гаилә", – диде Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.
Фәрит Бикчәнтәев Татарстан театр әһелләре берлегенең грантларын да игълан итте. Быел 650 мең сум грантка – Чаллы татар дәүләт драма театры, 150 мең сум грантка – Чаллы дәүләт курчак театры һәм 300 мең сум грантка Казан дәүләт яшь тамашачы театры ия булды.
Актерлар йортында сезон ачылу тантанасы "капустник" рәвешендә бара. Театрлар үзләренең шаян хореографик номерларын әзерләп килгәннәр иде. Артистлар арасыннан сайланган жюри сәхнәдәшләренә бәя куя. Бәйрәмне артистлар Гүзәл Минакова белән Марсель Мәхмүтов алып бара.
Сезон ачылу тантанасының хөрмәтле кунаклары – өлкән буын артистлары Рауза Хәйретдинова, Хәлимә Искәндәрова, Людмила Дьяченко, Әлфия Айдарская, Рәшидә Үтәева һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз