news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 10 яшьлек кызның хыялын чынга ашырды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясен хуплады. Республика вице-премьеры 10 яшьлек Оливиянең хыялын чынга ашырды, ул бүләккә кар чанасы (снегокат) алырга теләгән. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Марат Җәббаров 21 декабрьдә «Корстон»да узган Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы съездында чыршыдан открытканы алган. Шул ук көнне баланың хыялы чынга ашырылды, аңа бүләкне тапшырдылар», — диделәр министрлыкта.

Акция республикада Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Теләкләр турында 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр елкажеланий.рф проекты сайтында яздылар. Бу акциядә авыру балалар һәм өлкәннәр, ятим балалар, шулай ук аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр катнаша ала иде.

Акциядә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100