news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Зәйдә чәчү барышы белән танышты

Район басу-кырларын барлыгы 14500 гектар мәйданда көзге культуралар били.

(Зәй, 2 май,“Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, “Баграж” күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, Зәй һәм Сарман район башлыклары, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы турында сөйләште, фикерләште, үтенеч-гозерләрне тыңлады, дип яза http://zainsk-rt.ru/ сайты

Министрның Зәйгә килүе очраклы түгел, район агымдагы елда да чәчүгә беренчеләрдән булып кереште, язгы кыр эшләре компаниясе барышы буенча да республикада алдынгы урында бара.

Район басу-кырларын барлыгы 14500 гектар мәйданда көзге культуралар били (узган ел исә ул 12500 гектар иде), аларга гектарына 2 центнер тирәсе аммиак селитрасы кертелде. Аларны тукландыру эше дә республикада беренчеләрдән булып башланган иде, бу эш белән ике очкыч, биш “Туман” агрегаты мәшгуль булды. Бүгенге көндә көзге культуралар яфрактан тукландырыла: 12 үзйөрешле сиптергеч культураларны сыекча белән тукландыра. Көздән сөрелгән пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә. Чәчү эше дә киң колач белән алып барыла.

Чәчүлек мәйданнарының быел 46, 6 мең гектарын бөртеклеләр биләсә (узган ел ул 28 мең гектар мәйдан биләгән иде), 10, 5 мең гектарын исә татлы тамыр – шикәр чөгендере биләячәк. Узган ел чөгендер - 25 апрельдә чәчелә башласа, быел аны чәчүгә 28 апрельдә керешелде.

-Зәйгә керүгә, басу-кырларда җанлылык, күңелле хезмәт гөрелтесе, кая карама техника, кул тимәгән басу юк. Ә бит республикада кайбер районнар язгы чәчүгә керешеп кенә килә әле. Сез язгы чәчү эшләрен 48 процентта башкарырга өлгергәнсез дә инде. Зәйне бөтен яктан өлге итеп куярлык, эш эзлекле, оешкан төстә алып барыла, яңа эш алымнары кулланыла. Зәйнең республиканың күп районнарын игенчелек буенча өйрәтерлеге бар. Узган елгы уңышны быел да кабатлап, көзен “Уңыш” бәйрәмендә сезгә җылы котлау сүзләре ирештерергә язсын, - дигән теләк белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100