Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясый
Утырышта катнашучылар 2018 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2019 елга бурычларны билгели.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясый.
Министр әйтүенчә, 2018 елда азык-төлек сәнәгатендә җитештерү күләме 160 млрд. сум тәшкил иткән. Үсеш 104,5 процент буларак бәяләнә. Сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,4 млрд. сумнан артык продукция сатылган. Былтыр 10 млн тонна бөртекле ашлык, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыелган.
Марат Әхмәтов үткән елга йомгак ясап, нәтиҗәләрне җиткерде. "2018 елда сигез яңа сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда тагын 23 югары нәтиҗәле терлекчелек объекты үз эшен башлаячак. Бүгенге көндә Казан, Әлмәт, Теләче, Актаныш, Мөслим сөт комбинатларында модернизацияләү тәмамланып килә. Татарстанда 81 терлек сую комплексы төзелгән", - диде.
Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы аппаратлары вәкилләре, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләренең һәм АПК предприятиеләренең җитәкчеләре һәм башка эшлекле затлар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз