news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 600 ветеринария белгече җитми

Авылда кадрлар проблемасы кискен тора

(Казан, 16 февраль, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Татарстанның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә кадрлар проблемасы кискен тора, югары белемле 600 ветеринария белгече җитми. 184 хуҗалык һәм агрофирмада ветеринария белгечләре бөтенләй юк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов республика ветеринария хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсендә әнә шундый борчулы статистика китерде.
“Баш ветеринария инспекторларына инициатива күрсәтергә һәм хуҗалык җитәкчеләренә ветеринария белгеченең әһәмиятен аңлатырга кирәк. Узган ел 500 ярдәмче эшче район ветеринария берләшмәләре базасында укып, ветеринария санитары булды”, – диде ул.
Узган ел 252 белгеч Казан ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган, шуларның бары тик 99 ы гына бүгенге көндә республика хуҗалыкларында эшли. Булат Камалов фикеренчә, белгечләрне авылга җәлеп итү өчен билгеле бер максатка юнәлтелгән чаралар үткәрергә һәм дәүләт ярдәме кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100