news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның авыл эшкуарлары 130 млн сумга финансланган

Крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм "Авылда эшкуарлык" программасы кысаларында күрсәтелә.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 2019 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды эшкуарларга 130 млн сумнан артык финанслау җәлеп итәргә ярдәм итте. Ярдәм "Авылда эшкуарлык" программасы кысаларында күрсәтелә. Бу турыда Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алабуга һәм Әлки районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары ташламалы программа кысаларында ярдәм алган чираттагы предприятиеләр булган. Гарантия фонды йөкләмәләре аркасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген үстерүгә 13 млн сум акча алды.

Шуның 8 млн сумын Алабуга районыннан "Җамалетдинов Илфар Фердинант улы" крестьян-фермер хуҗалыгы алган. Биредә 1441 гектар мәйданда бөртекле культуралар, рапс, көнбагыш һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Хуҗалык терлекчелек тармагын үстерүгә ташламалы кредит алган.

"Быел без терлекчелекне дә үстерергә булдык. Нәселле югары продуктлы таналар сатып алдык. Планда – сөтүткәргеч сатып алу. Проектның гомуми бәясе – 10 млн сум. "АК БАРС" Банк ГАҖ алынган займ ярдәмендә без 8 млн сум алдык. Гарантия фонды 3,8 млн сумга поручитель булды", – дип сөйләде КФХ башлыгы Илфар Җамалетдинов.

"Авылда эшкуарлык" программасында Әлки районының "Фәттахов Тәлгать Гомәр улы" крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан. Ул бөртекле, кузаклы һәм май культуралары, эре мөгезле терлек үстерә һәм сөт җитештерә. Хуҗалыкта 140 баш терлек Татарстан өчен генә түгел, Ульян өлкәсенә экспорт өчен дә сөт җитештерә. Җитештерүне үстерү өчен кредит 5 млн сум тәшкил иткән. Гарантия фонды 2,5 млн сумга поручитель булган.

  • "Авылда эшкуарлык" – Татарстан Республикасы Гарантия фондының ташламалы программасы. Анда катнашучылар – авыл эшкуарлары. Поручительлекнең максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итә. Гарантия фонды кредит суммасының 70 процент өлешенә кадәр поручитель булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100