news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның аудиовизуаль архивында Рөстәм Яхинның тавышы саклана

Иртәгә Зур Кызыл урамы скверында СССРның халык артисты, Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). СССРның халык артисты, Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхинның бөтен аудиоязмалары Дәүләт үзәк аудиовизуаль архивта саклана. Алар барысы да электрон форматка күчерелгән.

Искәртеп үтәбез, Бүген Татарстан Дәүләт архивы Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхин туган көне алдыннан композитор белән бәйле үзләрендә сакланган документларны тәкъдим итте. Күргәзмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетында оештырылган иде. Болар, нигездә, СССР Совет композиторлар берлеге, Китап нәшрияты кебек төрле учреждениеләрнең документлары. Архив белгечләре әйтүенчә, архивта Рөстәм Яхинның шәхси документлары юк, алар тапшырылмаган.

«Радио фонды бездә булгач, Рөстәм Яхинның бөтен әсәрләре архивта саклана - үзе башкарган фортепиано әсәрләре, җырчыларга аккомпанементлары бар. Ә менә тавышын бик бирдерми иде ул. Мин аны көч-хәл белән бер алган идем, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музыка белгече, аудиовизуаль документлар дәүләт архивы белгече Нәркиз Мөштәри. - Татарстан радиосында яңа музыкаль язмалар турында тапшыру алып барганда, «Кышкы Казан» җырын яздырган идем. Шунда ул бер-ике сүз әйтте, радиотапшыруларда сөйләшергә бик яратмый иде».

Нәркиз Мөштәри үзенең Рөстәм Яхин белән туганнар булуын искә алды. «Минем әтинең апасы Мәрьям апа Рөстәм Яхинның әнисе була. Алар барысы Ситдыйк Мусинның балалары инде. Әниләре генә башка. Без аларга барып йөри идек. Мәрьям апа исән чакта гел була идек. Ул киткәч тукталып калды», - дип искә ала Нәркиз Мөштәри.

Мәгълүмат өчен. Шәриф һәм Ситдыйк Мусиннар – танылган Казан байлары, сәүдәгәрләр.

Нәркиз Мөштәри – күренекле композитор Ренат Еникеевның хатыны, гомере буе радиода музыкаль тапшырулар бүлегендә эшләп татар композиторларын пропагандалаган, хәзер аудиовизуаль документлар архивында эшли.

Иcкәртеп үтәбез, иртәгә Казан Дәүләт консерваториясе каршында – шәһәр үзәгендәге Зур Кызыл урамы скверында СССРның халык артисты, Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100