news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның аучылык урманнарына 2 миллион сумлык зыян салынган

Браконьерларга карата былтыр 30 җинаять эше кузгатылган.

Татарстанның аучылык урманнарына 2 миллион сумлык зыян салынган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2016 елда Татарстанның аучылык урманнарына 2 миллион сумлык зыян салынган. Бүген “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны контрольда тоту бүлеге башлыгы Радик Мөтәхәров шундый мәгълүмат бирде.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның аучылык урманнарына 2 миллион сумлык гомуми зыян салынган. Браконьерларга карата 30 җинаятьэше кузгатылган иде, шуларның 9ы буенча карар чыгарылды. Шулай ук хайваннар катнашында юлларда 42 транспорт һәлакәте булды”, – дип билгеләп үтте Радик Мөтәхәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot