news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган табибы Вәгыйз Фазылҗанов вафат булды

Табибны иртәгә Арча районының Шушмабаш авылында җирлиләр.

Татарстанның атказанган табибы Вәгыйз Фазылҗанов вафат булды
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗано вафат булган.

Югары класслы профессионал һәм искиткеч кеше, аның турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хастаханә коллективы Вәгыйз Фазылҗановның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, дип хәбрә итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Татарстан Республикасының атказанган табибы Вәгыйз Фазылҗанов 35 ел гомерен медицинага багышлаган. Шуларның 12 елында ул Түбән Кама РҮХнең баш табибы булган.

Соңгы елларда Вәгыйз Фазылҗанов онкология бүлегендә эшләгән. Хезмәттәшләре аның турында үз эшенең остасы, ярдәмчел һәм бик игелекле кеше буларак бәяли. Вәгыйз Фазылҗанов ак халаттан башка бер көн дә яши алмый иде, ул үз эшен ярата иде, чын хезмәт иясе иде, диелә хәбәрдә.

«Искиткеч кеше иде, аның белән эшләү җиңел булды. Ул Аллаһтан онколог иде. Хәтта баш табиб вазифасын биләгәндә дә операцияләр ясаудан туктамады. Ул кешеләргә авыр чирләрне җиңәргә ярдәм итте», — дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре.

Табибны иртәгә (11 декабрь) 11.00 сәгатьтә Арча районының Шушмабаш авылында җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100