news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган табибы Игорь Баранов 65 яшендә вафат булган

Ашказаны җәрәхәте һәм үт ташы авыруларын операцион дәвалауның яңа алымнарын тормышка ашырган табиб каты авырудан соң үлгән.

Татарстанның атказанган табибы Игорь Баранов 65 яшендә вафат булган
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Кичә, 24 июнендә, каты авырудан соң 65 яшендә Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары квалификацион категорияле табиб Игорь Юрьевич Баранов вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Игорь Юрьевич 1954 елда Чистай шәһәрендә туган. 1977 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, хирургия буенча Республика клиник хастаханәсенә интернатурага кергән.

1978 елдан алып 1982 елга кадәр Чистай үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшләгән, анда ашказаны җәрәхәте һәм үт ташы авыруларын операцион дәвалауның яңа алымнарын тормышка ашырган.

1982 елдан алып 1988 елга кадәр Чистай шәһәре бала тудыру йортының баш табибы булган. 1991 елдан алып 2008 елга кадәр Чистай үзәк район хастаханәсенең, 1нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хирург-табибы булып эшләгән. 2005 елда Игорь Юрьевич «Росздравның ИБОМҮ» ФДУ филиалының Чистай хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнгән иде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Игорь Юрьевичның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100