news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мария Килдебәкова вафат

Мария Килдебәкова белән хушлашу 5 август көнне Казанның Арча зираты янындагы храм янында була.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Татарстанның мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – озакка сузылган каты авырудан соң 85нче яшендә танылган декоратив-гамәли сәнгать остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Мария Семеновна Килдебәкова вафат булды. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
 
Мария Килдебәкова белән хушлашу 5 август көнне Казанның Арча зираты янындагы храм янында була. Рәссам “Салмачы” рус зиратына җирләнәчәк.
 
Мария Килдебәкова 1932 елның 22 июлендә Одесса шәһәрендә туган. Һөнәри иҗат эшчәнлеген 1956 елда Иван Труш исемендәге Львов гамәли сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң башлаган.
 
1960 елдан Казанда яшәгән һәм эшләгән. Казан шәһәрендә иҗади гобелен остаханәсен булдырган, 1974 елдан ТАССР Сәнгать фондының декоратив-гамәли сәнгать секциясе җитәкчесе итеп билгеләнгән.
 
1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, соңрак “Россия Рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге әгъзасы.
 
1999 елда Татарстан Республикасы рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать  үсешенә зур өлеш керткән өчен “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
 
2011 елда Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәков Мария Семеновна уртак хезмәтләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100