news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган механизаторы Кайбыч кырларында чәчүдә 27нче сезонын катнаша

Василий Федоров гомере буе туган авылы кырларын иңләгән әтисе Кузьманың эшен дәвам итә.

(Кайбыч, 19 май,"Татар-информ",  "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычның игенче-механизаторлары язгы кыр эшләре темпларын көннән-көн арттыра. Бүген районның кайсы гына хуҗалыгына барып чыкма, басу-кырларда тракторлар эшли, дип яза җирле басма.

Май көннәренең, чәчү чорының явымсыз торуы механизаторларга эшне тизләтергә, ике сменада алып барырга мөмкинлек бирә. “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалында да арпа чәчү тулысынча төгәлләгән. Ә “Яңа юл”да сабан бодае, борчак чәчелеп беткән.Үзенең эшсөярләре белән дан тоткан Хуҗа Хәсән якларында да чәчү тулы куәткә бара. Без бирегә килгәндә, Кушкүл авылы янындагы 96 гектарлы басуда “МТЗ-1221” тракторына тагылган чәчү агрегаты сабан бодае чәчә иде. Тракторчысы – “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исемен горур йөртүче Василий Федоров.

– Бу – минем өчен 27 нче елгы чәчү сезоны. Армиядән кайткач, 1991 елның җәендә механизатор булып эшли башлаган идем. Игезәк сыңарым Владимр да механизатор, ул да чәчүдә катнаша. Без гомере буе туган авылы кырларын иңләгән әтиебез Кузьманың эшен дәвам итәбез, – диде ул. –Чәчүчеләр Илнар Гафуров, Аверкий Ипатьев һәм Виталий Исаков белән кыр эшләре башланганчы ук чәчү агрегатын карап чыктык. Язгы чәчүнең беренче көненнән үк бергә эшлибез. Безгә барлык шартлар да тудырылган, басуга алып килеп ашаталар.

Олег Герасимов “КамАЗ» машинасында агрегатка чәчүлек орлык ташый. Евгений Таймасов “МТЗ-80” тракторында минераль ашлама белән тәэмин итә.

Федоровлар кебек уңганнар – авыл тоткасы. Туган җиребезнең уңдырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләүче барлык игенче-механизаторларга да хезмәтләрендә җиңеллек телибез, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100