news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маргарита Небольсина вафат

Татарстанның Мәдәният министрлыгы язучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат сәркатибе Маргарита Виктор кызы Небольсина вафат булган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы язучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Маргарита Небольсина 1955 елның 4 гыйнварында Казанда туган. 1979 елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын «Филолог. Укытучы. Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлаган.

2007 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат сәркатибе булган, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеген җитәкләгән.

Маргарита Небольсинаның фәнни һәм иҗади эшчәнлеге республика мәдәнияте арбуен Россия һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрү һәм зур мәдәни үзәк буларак Татарстан образын формалаштыруга юнәлгән.

2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100