news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУ профессоры Андрей Роот вафат

Андрей Александрович - Идел буенда журналист белемен бирүгә нигез салучыларның берсе һәм Герцен һәм Огарев иҗатын өйрәнгән галим.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУ профессоры Андрей Роот вафат
соцсети

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Казан журналистика фәнни мәктәбенә нигез салучы һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУ профессоры Андрей Роот 91 яшендә вафат булды. Мәгълүмат Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Instagram-битендә барлыкка килде.

«Андрей Александрович Роот вафат булды. Казан университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Хәрби-тарих фәннәр академиясе академигы Андрей Александрович Роот ярты гасыр дәвамында журналист белеме бирүгә тугрылыклы хезмәт итте», — диелгән хәбәрдә.

Роот - Идел буенда журналист белемен бирүгә нигез салучыларның берсе, Россия публицистлары Александр Герцен һәм Николай Огарев иҗатын өйрәнгән танылган галим һәм 200дән артык фәнни эш авторы.

Аның биографиясе катлаулы һәм кызыклы. Әйтик, Андрей Александрович, өч өлкән сыйныфны, хәрби училищеның өч еллык программасы кебек үк, бер ел эчендә узган. 16 яшендә икътисадчылар курсларында укып, Юдино бистәсендә торф предприятиесенә эшкә урнашкан.

1945 елның маенда ул армиягә алына. Дивизия, аннан «Ватан өчен» округ газетасына яза.

Андрей Роот КФУда, журналистика кафедрасында, 50 елдан артык эшләде. Йөзләгән танылган Россия журналистлары - аның укучылары. Алар шулай ук Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең профессор-укытучылар составының нигезен тәшкил итә.
 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Ушёл из жизни Андрей Александрович Роот. Заслуженный профессор Казанского университета, доктор филологических наук, академик Академии военно-исторических наук Андрей Александрович Роот полвека преданно служил журналистскому образованию. Работая с первого дня основания кафедры журналистики, он оставил множество научных работ, в том числе – исследования, посвящённые Александру Ивановичу Герцену. Сегодня основу профессорско-преподавательского состава ВШ составляют его ученики. Учениками Роота являются сотни известных журналистов страны.

Публикация от ВШЖиМК КФУ - Медиа, ТВ и PR (@media_kfu)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100