news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Эмилия Балалыкина вафат

Эмилия Балалыкина күп еллар дәвамында Казан университетында рус теле кафедрасын җитәкләде.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Эмилия Балалыкина вафат
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Эмилия Балалыкина 81нче яшендә вафат булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына КФУның матбугат хезмәтеннән.

«Эмилия Балалыкинаның бүген иртәнге дүрттә йөрәге тибүдән туктады. Мәрхүмә белән хушлашу чарасы иртәгә 11.00 сәгатьтә КФУның икенче корпусында, Мәрмәр залда узачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Эмилия Балалыкина күп еллар дәвамында рус теле кафедрасын җитәкләде. Ул 180нән артык фәнни мәкалә авторы. Алар Россия һәм чит илләрнең югары рейтинглы басмаларында дөнья күргән.

Фән үсешенә зур өлеш керткәне өчен Балалыкина 1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2004 елдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының югары һөнәри белем бирү өлкәсендә Мактаулы хезмәткәре. 2004 елда халыкара А.С.Пушкин медале белән бүләкләнә. 2017 елда КФУ профессорына Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100