Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат
Актриса шактый еллар Минзәлә театрында эшләгән булган.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шактый еллар Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат. Бу мәгълүматны Минзәлә театрының матбугат үзәге раслады.
«Гөлшаһидә Сәләхованың үлеме турында бүген ишеттек. Кызы аның бүген вафат булуын әйтте. Гөлшаһидә шактый еллар безнең театрда эшләгән талантлы актриса иде. 2015 еллардан бирле бездә эшләми иде инде», — диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.
Туганнары Гөлшаһидәне туган авылына алып кайтып җирләячәкләрен әйткәннәр. Ул Актаныш районының Кормаш авылыннан.
Гөлшаһидә Сәләхованың Минзәлә театры сәхнәсендә уйнаган соңгы рольләренең берсе — Достоевскийның «Дядюшкин сон» әсәре буенча куелган «Абзыйның төше» спектакле. Спектакльне Ренат Әюпов сәхнәләштергән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз