news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Ибраһимова юбилеен билгеләп үтте

Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Ибраһимова юбилеен билгеләп үтте

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Ибраһимова үзенең 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Тантанага аның туганнары, дуслары һәм иҗатташлары, шулай ук артистканың иҗатын сөючеләр килгән иде.

Тантаналы мизгелләрдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондыннан һәм Мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр катнашты. ТР Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова Мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм министрлык исеменнән котлау хатын укып ирештерде.

“Сез Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйналып килгән спектакльләрдә төрле характердагы күптөрле образлар иҗат иткән, сәхнә тормышындагы кебек табигый итеп яши белүегез белән аерылып торган, бәхетле артистка. Иҗатыгызның тәүге чорында Сез Х.Вахитовның “Туй алдыннан” да Эльвира, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” спектаклендә Гөлбану, Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар”ында Бибигайшә образларын иҗат итеп, Сез халкыбыз күңелендә лаеклы урын алдыгыз. Театр сәнгатен сөюегез, үзегез сайлаган юлга тугры калуыгыз, Сезгә иҗат үрләрен яуларга, сәхнәдә катлаулы һәм мәгънәле образлар иҗат мөмкинлек бирде.

Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмегез – юбилеегыз белән котлыйбыз. Имин тормыш, гаилә бәхете, озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Йөзегездә елмаю, күңелегездән дәрт, тормышыгыздан нур китмәсен”, - диелә котлауда.

Тантанада Наилә Ибраһимовага мәдәнияттәге казанышшлары өчен ТР Мәдәният министрылыгы билгесе тапшырылды. Юбилей кичәсендә артистканы Г.Камал театры коллекттивы да тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100