Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте планшетлар белән тәэмин ителә
Проект сынау рәвешендә Казанда гамәлгә ашырыла башлаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан шәһәр һәм районнарында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре планшет компьютерлары белән тәэмин ителәчәк.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев бу эшнең “Глонасс+112” республика проекты кысаларында башкарылуын әйтте. “Узган ел азагында бу эшне Казаннан башладык. Ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын планшетлар белән тәэмин иттек”, - дип белдерде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Марат Нурмиев планшетларның өстенлеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, беренчедән бу геопозиционирование (IP-адрес буенча кулланучының кая икәнлеген билгеләү) мөмкинлеген бирә. “Бу җайланма аша ашыгыч ярдәм машинасының кая икәнен белән алабыз. Шулай итеп, идарә нәтиҗәлелеге арта”, - ди ул.
“Планшетка авыру янына чакыру турында мәгълүмат килеп ирешә. Кеше ашыгыч ярдәмгә яки 112 телефоны буенча шалтыратканда, диспетчер барлык нечкәлекләрне язып ала, аларны ГЛОНАСС 112 системасына кертә. Аннан соң бу мәгълүмат шушы планшет компьютерларга килә. Элек рация, кәрәзле телефон аркылы сөйләшә иделәр, кайвакыт ишетелеп тә бетми иде. Хәзер планшет булгач, бик уңайлы. Табиб кая барасын белеп, авыруның билгеләрен күзаллап бара”, - дип сөйләде Марат Нурмиев.
Әңгәмәдәш билгеләп узганча, планшетлар идарә нәтиҗәлелеген дә арттырган. “Бригадалар планшет компьютерлар аркылы билгеләнә. Диспетчер якындагы машинаның кайдарак булуын карый да, шуны билгели. Планшетка сигнал килә, бригада карый да, “чакыруны кабул иттем” дип җавап яза һәм юлга чыга”, - диде Нурмиев. Аның сүзләренчә, планшетлар навигация булуы белән дә уңайлы.
“Хәзерге вакытта Казанның барлык бригадалары планшетлар белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Планда – республика районнарына өләшү”, - диде Марат Нурмиев. Планшетларны сатып алу өчен өстәмә финаслау булмаган. Марат Нурмиев аларның Универсиададан калган мирас булуын әйтте. “Техник яктан кайбер кимчелекләре булыр инде, аккумуляторлары искерә һәм башкалар. Әмма әлегә булганын кулланабыз. Вакыты белән, бәлки, яңалары да булыр. Бу система программа тәэмин ителеше ягыннан бик уңайлы. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр бик ошата. Бу программаны эшләүчеләрне дә мактап телгә аласым килә, алар аны медицинага яраклаштыру буенча комплекслы эш башкарды”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз