Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның архив фонды экваторны 5,5 тапкыр әйләндерергә җитә — Ирада Әюпова
Архивта сакланган иң борынгы документларның берсе — XII гасырга караган гарәп кулъязмасы.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хәзерге вакытта Татарстан архивларында 120 меңнән артык фонд саклана. Алар 7,2 миллион берәмлек саклау әйберләреннән гыйбарәт. Дәүләт архивында - 5,5 миллион эш, калганнары муниципаль архивларда урын алган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, архивтагы документларның калынлыгы төрле булырга мөмкин. Бер эш кимендә 150 биттән торса, кайберләре 1 мең биткә җитә. “Әгәр дә архив материалларын бер рәткә тезсәк, экваторны 5,5 тапкыр әйләнергә мөмкин булыр иде”, - ди ул.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, барлык документлар да Татарстанның архив фондына кертелмәгән. Россиядә дүртенче урында булган архивта бары 4 миллионнан артык эш кенә “гомерлеккә” саклана. Аларның иң борынгысы — XII гасырга караган гарәп кулъязмасы. Күпчелеген исә идарә документлары тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз