news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүмати технологияләрне кертә

Бу хакта комитет рәисе Ирада Әюпова архив эшен мәгълүматлаштыру темасына докладында сөйләде.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты мәгълүмати технологияләрне кертә
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты блокчейн технологиясен куллану юнәлешендә эшли. Бу хакта комитет рәисе Ирада Әюпова архив эшен мәгълүматлаштыру темасына докладында сөйләде.

“Фәнни-техник документларның мәҗбүри нөсхәсен архивка кабул итү өчен, блокчейн технологиясен куллану мөмкинлеге тикшерелә. Бу очракта блокчейн үзәк электрон документларны үзгәртмичә тапшыруны дәлилли торган нотариус вазифасын башкарачак. Халыкара тәҗрибә шуны күрсәтә: документ оешмада төзелсә, аның дөреслеге шик тудырмый. Документ архивка күчкәч, аның саклануы һәм үзгәрмәве өчен җаваплылык архивка күчә. Блокчейн технологиясе үзе үк документның үзгәрмичә саклануын һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итә”, - дип белдерде Ирада Әюпова.

Комитет рәисе гражданнарның нәсел тарихы белән актив кызыксынуы куанычлы булуын билгеләп узды. “Нәсел тарихына караган чыганакларның саклану урыннары төрле. Киләчәктә блокчейн технологиясен һәм социаль челтәрләрне үзара бәйләп куллану, “Халык архивы” ресурсын барлыкка китереп, бу мәгълүматларны бер урынга тупларга мөмкинлек бирәчәк. Архивка фото, видео, аудио һәм башка материалларны кертергә мөмкин булачак. Шул рәвешле, бу ресурс ватандашларыбызны берләштерүче чара да булып торыр дип ышанабыз”, - диде ул.

Ирада Әюпова әйтүенчә, мәгълүмати технологияләрне куллануга кертмичә, архив эшен хәзерге заман таләбе нигезендә үстерү мөмкин түгел. Ул Татарстан Республикасында архивларны мәгълүматлаштыруның берничә юнәлеше тормышка ашырылуын белдерде.

1нче юнәлеш – бердәм архив мәгълүмат системасы төзелгән. “Хәзерге этапта бу система дәүләт һәм муниципаль архив фондларын берләштерә. Бу - 25 меңнән артык фонд һәм 2 миллион ярымнан артык саклау берәмлекләре. Киләсе этапта без Бердәм архив мәгълүмат системасын эре оешмалар системалары чыганаклары белән берләштерүне күздә тотабыз”, - диде Ирада Әюпова.

2 нче юнәлеш – электрон архив формалаштыру. “Электрон архивларны тулысынча төзү өчен, барыннан да элек, төшенчәләргә яңача карарга кирәк. Халыкара практикада электрон документ дигәндә метамәгълүматның унификацияләнгән системасы күз алдында тотыла, ягъни “мәгълүмат турында мәгълүмат”. Чит илләрдә мәгълүмат алмашу стандартлары эшләнгән. Без әле юл башында гына”, - диде докладчы. Ул 2017 елда, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, “Электрон хөкүмәт” системасы эшләп бетерелгәнен әйтте. “Документларның ике тибы буенча документның барлыкка килүеннән алып, саклауга куюга кадәрге циклы эшләнде. Әмма бу эшне дәвам итү өчен, федераль дәрәҗәдә дә карарлар кабул итәргә кирәк. Хәзер без электрон рәвештә алып барыла һәм саклауга тапшырыла торган документлар исемлегенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр белән чыгабыз”, - диде.

3 нче юнәлеш – электрон рәвештә хезмәт күрсәтү. “Безнең тарафтан Татарстанда, архив эше өлкәсендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү сервисы булдырылды. Аерым алганда, хезмәт стажы һәм эш хакы турында белешмәләр бирелә башлады. Бүген кеше дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирү яки кабул ителүгә язылу гына түгел, мөрәжәгатькә җавап та алырга һәм аның каралуын да тикшерергә мөмкин”, - дип белдерде Ирада Әюпова.

4 нче юнәлеш – интеллектуаль системалар төзү. “Татарстан Республикасы норматив документлары базасында без соңгы 100 елда интеллектуаль эзләү системасын төзибез, ягъни тулы текстлы гына эзләү түгел, ә төп нигезе буенча эзләү”, - диде комитет рәисе. Ул сүзләрнең лексик һәм семантик формалары үзгәрүенә дә тукталды. “Мәсәлән, “тамга” һәм “ярлык” сүзләренең мәгънәләре вакыт узу белән үзгәргән: “тамга” ыруның милеккә ия булуын белдерсә, соңрак таможня аркылы читтән товар керткәндә түләнә торган салым мәгънәсендә кулланылган. Бу чорда имза, култамга вазифасын да үти. Хәзерге татар телендә “тамга” сүзе “билге” мәгънәсен белдереп кенә калмый, “таможня” сүзенең нигезендә дә ята. Рус телендә “ярлык” дигән төрки термин “боерык, указ” мәгънәләрендә йөргән. Соңрак “ярлык” атамасы белән татар хөкемдарларының грамоталарын атый башлыйлар. Хәзер исә “ярлык” сүзе – товар билгесе, этикетка дигәнне белдерә”, - диде Ирада Әюпова.

Комитет эшендә бишенче юнәлеш – югарыда телгә алынган блокчейн технологияләрен гамәлгә кертү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100