news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча районы якташлыгы Казанда зур концерт-тамаша үткәрә

Анда югары вазифаи урыннар биләүче арчалылар мәртәбәле кунак сыйфатында чакырылган

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районы якташлыгы Казанда зур концерт-тамаша үткәрә. 26 март сәгать кичке 7 нче яртыда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак чара Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча төбәгендә яшәүче талантлар катнашында тамашалы дустанә очрашу булыр дип күзаллана.

“Татар-информ” агентлыгына Арча районы якташлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казандагы очрашуның мәртәбәле кунаклары сыйфатында ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, шулай ук Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һ.б. вазифаи затлар чакырылган.

Белешмә өчен. Арча якташлыгы 2003 елда "Востокстройтрансгаз" оешмасы җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев башлангычы белән оеша. Хәзерге вакытта оешманың җитәкчесе - Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100