news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы юл су астында калган

Юл өстендә ташу суының биеклеге 180 сантиметр тәшкил итә.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районы Кәче авылы янындагы юл су астында калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Юл өстендә ташу суының биеклеге 180 сантиметр тәшкил итә. Берничә чакрым ераклыкта әйләнеч юллар бар», - дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Моннан тыш, Нурлат районының Үрнәк бистәсе янындагы күпер дә су басу зонасында калган. Хәзерге вакытта анда ташу суының биеклеге 60 сантиметр тәшкил итә.

«Узган тәүлектә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шулай ук Яшел Үзән һәм Чистайдан юллар һәм йорт яны территорияләренең су астында калуы хакында хәбәрләр килде. Әлеге хәбәрләр җирле үзидарә органнарына җиткерелде һәм контрольдә тотыла», - дип белдерделәр министрлыкта.

Хәзерге вакытта Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында суның биеклеге өч урында куркыныч күрсәткечкә җиткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot