news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Илшат Нуриев билгеләнде

Район Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районы башкарма комитеты вазифаларын башкаручы итеп Илшат Нуриев билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.          

Бүген икенче чакырылыш Арча район Советының 40 нчы чираттан тыш утырышында, ТР урман хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнүенә бәйле рәвештә, муниципалитет башлыгы Алмас Нәзировның вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктату турында карар кабул ителде.

Депутатлар шулай ук районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Галимуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгару һәм бу вазифаны биләүгә конкурс билгеләү турындагы карарны да хуплады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, башкарма комитет башлыгы вазифасына кандидатураны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Конкурс процедурасын "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы - Балтач май-сөт комбинаты директоры булып эшләгән Илшат Нуриевка узарга туры киләчәк.

Ф. Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Алмас Нәзиров район башлыгы вазифасында 13 елдан артык эшләгән, аңа кадәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгын уңышлы җитәкләгән. "Сез кешеләрне бергә туплый, күп кенә социаль бурычлар - торак төзелеше, мәктәпләрне ремонтлау һәм карап тотуны хәл итә алдыгыз. Республика муниципалитетлары үсешендәге уңышлар тулысынча Арча районына да кагыла", - дип ассызыклады парламент башлыгы. Ул аңа район башлыгы вазифасында уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан урман хуҗалыгы министры вазифасында уңышлар теләде. ТР Президенты исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин Алмас Нәзировка "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге казанышлар өчен" медален тапшырды.

Алмас Нәзиров үзенә юнәлтелгән җылы сүзләр һәм район башлыгы вазифасындагы эшчәнлегенә югары бәя биргән өчен парламент спикерына да, җирле Совет депутатларына да рәхмәт әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илшат Галимуллинга ТР Президенты Рәхмәт сүзен тапшырды. Татарстан парламенты башлыгы ассызыклаганча, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы үзе Арча районында туган һәм муниципалитетның проблемаларын һәм бурычларын яхшы аңлый.

Илшат Нуриев Совет депутатлары һәм утырышта катнашучыларны Арча районы халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен, кулыннан килгәннең барын да эшләргә ышандырды.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов та катнашты.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100