news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча мәктәп урманчылыгы укучылары 1349 килограмм ылыслы агач күркәсе җыйган

Урман үстерү өчен чәчүлек материал запаслары әзерләүгә быел республиканың ылыслы урманнарында уңышлы ел булган.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Арча муниципаль районы урман хуҗалыгы "Урман уңышы" акциясенә йомгак ясады, дип хәбәр итә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Ылыслы агачларның күркәләрен җыю һәм булачак урманнарны торгызу өчен орлык әзерләү чараларын Арча урман хуҗалыгы белгечләре районның мәктәп урманчылыгы советы белән берлектә оештырды.

Көздән башланган акция нәтиҗәсендә 1349 килограмм нарат һәм чыршы күркәсе җыеп алынды. 4, 6, 7, 4, 8 һәм 10 сыйныфларда укучы балалар урман уңышын җыюда аеруча активлык күрсәтте. Татарстанда урманнарны тәшкил итүче токымнар булган гади нарат белән Европа чыршысының күркәләре урман утырту өчен таләп ителә. "Урманнарыбыз өчен гайре табигый булмаган уңышлы ел булды, шуңа да ылыслы токым агачларының орлык запасларын тулыландыру өчен табигатьнең юмарт бүләгеннән файдаланмау дөрес булмас иде. Ылыслы урманнар ел саен зур тизлек белән киселә бара, әлбәттә инде, югалтуларны тулыландыру өчен табигый үсеш җитәрлек дәрәҗәдә түгел, чөнки урманны яңадан үстерү өчен чәчүлек материал запаслары таләп ителә дә инде", – дип билгеләп үтә мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Фирая Гайнанова. Җыелган күркәләрне яшь урманчылар Сорнар кишәрлеге урманчылыгына тапшырды.

Мисал өчен, җыеп алынган өч тонна күркәдән 30 килограмм орлык чыга, алардан киләчәктә бер миллион тирәсе чыршы үстерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100