news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Апас районында йөзү ярышлары узды

Ярышларда районның 10 мәктәбеннән җыелма командалар составында алтмыштан артык егет һәм кыз катнашкан.

(Апас, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Йолдыз"). Татарстанның Апас районы үзәгендәге “Дулкын” бассейнында Яңа ел ялларында укучылар арасында йөзү ярышлары үткәрелде, дип хәбәр итә районның "Йолдыз" газетасы. 

Ярышларда районның 10 мәктәбеннән җыелма командалар составында алтмыштан артык егет һәм кыз катнашкан. Командалар беренчелегендә тугыз еллык мәктәпләр арасында Апас, Чүрибураш һәм  Күккүз, ә 11 еллык мәктәпләр арасында Апас, Каратун, Биеш мәктәпләре вәкилләре җиңгән. “Дулкын” бассейнында быелгы беренче ярышны ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашкан, дип хәбәр итә район газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot