news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның алты укучысы география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

Татарстан данын Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балык Бистәсе районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казаннан килгән укучылар яклады.

Татарстанның алты укучысы география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). 26 апрельдә Казанда география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре бүләкләнде. Татарстаннан 6 укучы олимпиада призерлары булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиаданың ябылу тантанасы Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Финал 21 апрельдә башланды. Интеллектуаль ярышларга Россиянең 59 төбәгеннән 205 катнашучы килде.

Укучылар өч шәхси турда - теоретик, практик (кыр) һәм тест биремнәрен эшләүдә "иң яхшысы" исеме өчен көрәштеләр. Турлар Үзәк фән-методик комиссия тарафыннан эшләнгән биремнәр буенча төрле көннәрдә эзлекле рәвештә үткәрелде. Олимпиада “Байтик " сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды.

Татарстан данын Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казаннан 16 егет һәм кыз яклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot