news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның алты районы утсыз калган

Шулай итеп ТР ның 29 торак пунктында ут юк

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда алты районы утсыз калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 5.00 сәгатьтә Түбән Кама, Яшел Үзән (2 урта гомуми белем бирү мәктәбе), Балык Бистәсе, Әлки (9 урта гомуми белем бирү мәктәбе), Кама Тамагы, Буа муниципаль раойннарында ут юк иде.
“Барлыгы 29 торак пункт утсыз калган - 1568 йорт, 4196 кеше, 11 гомуми белем бирү мәктәбе”, - дип билгеләп үттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 40 кеше, 18 берәмлек техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot