news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алты районы өчен норматив-хокукый актлар экспертизасы мәҗбүригә әйләнде

Татарстанның Дәүләт Советы "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы Татарстан канунына үзгәрешләр кертүне хуплады.

Татарстанның алты районы өчен норматив-хокукый актлар экспертизасы мәҗбүригә әйләнде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның гыйнварыннан Татарстанның тагын алты районы өчен норматив-хокукый актлар экспертизасы мәҗбүригә әйләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында билгеле булды.

Депутатлар "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" Татарстан канунына үзгәрешләр кертү турында канун проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте. Канун проекты нигезендә, муниципаль норматив-хокукый актлар экспертизасы мәҗбүри булган муниципаль берәмлекләр исемлеге киңәя. Сүз эшмәкәрлек һәм инвестицион эшчәнлек сорауларына кагылышлы актлар турында бара.

Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин исемлектәге 21 муниципаль районга тагын алты район өстәлүен әйтте. Шулай итеп, Азнакай, Арча, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат һәм Ютазы районнарында муниципаль норматив-хокукый актларга мәҗбүри экспертиза кертелә.

Муниципаль норматив-хокукый актларга экспертиза ясау мәҗбүри булган мунициаль районнар һәм шәһәр округлары исемлеге "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елда чыккан Татарстан Республикасы кануны белән билгеләнгән.

Әлеге канунның 6 маддәсендә муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын шушы исемлеккә кертү өчен түбәндәге критерийлар булырга тиеш дип каралган:

- муниципаль район, шәһәр округы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 10 мең халыкка 250 берәмлек тәшкил итсә;
- муниципаль районның, шәһәр округының җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы кануны белән аерым дәүләт вәкаләтләре бирелү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100