Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның алты кибетендә битлек һәм перчатка режимын бозу очрагы ачыкланды
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе 103 азык-төлек кибетен тикшерде.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республиканың алты кибетендә санэпидрежим бозу очракларын ачыклады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Азык-төлек кибетләрендә хокук бозуларны ачыклау дәвам итә. 103 азык-төлек кибете тикшерелде, һәм Казан, Тәтеш, Алабуга, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә шәһәрләрендә хокук бозу очраклары ачыкланды», — диде Авдонина.
Бу учреждениеләрнең персоналы перчаткасыз һәм төшерелгән битлек белән эшләгән. Өстәвенә, кибетләрдә дезинфекция чараларын үтәмәгәннәр.
Ведомство 15 июльдән эшли башлаган сәүдә үзәкләрен тикшерә башлады.
«Безнең тарафтан 54 күрсәтмә бирелде һәм 18 сәүдә үзәге тикшерелде. Бүген без сәүдә үзәкләренең яңа шартларда эшли башлауга җаваплы карауларын раслый алабыз. Бу атнада һәм башлангыч этапта хокук бозулар ачыкланмады», — диде спикер.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республиканың җәмәгать туклануы объектларына 638 күрсәтмә бирде һәм бер атнада шундый 170 учреждениене тикшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз