news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның алиментчы ата-аналары балаларына 2,8 млрд сумнан артык бурычлы

Ел башыннан суд приставлары бурычлылардан 165 млн сумнан артык алимент түләттергән.

Татарстанның алиментчы ата-аналары балаларына 2,8 млрд сумнан артык бурычлы
архив/Егор Никитин

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан ата-аналарының алимент буенча гомуми бурычы 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский атады.

“Хисап чорында барлыгы 165 млн сумлык алимент түләттерелде һәм күчерелде. Башкарма документны кире алу, башкарма документны суд тарафыннан эш урыны буенча тотып калуга яки туктатуга җибәрү кебек башка нигезләр буенча 420 млн сумнан артык суммага 10 меңнән артык башкарма производствосы тәмамланган”, - диде Игорь Безуевский.

Барлыгы 20 мең татарстанлы алимент буенча бурычлы булып санала. Игорь Безуевский республикада алимент буенча бурычның гомуми суммасы 2,8 млрд сумнан артып китүен аныклап үтте. Ел башыннан бурычлылар керемнәренә 1,3 млрд сумнан артык акча түләттерелгән.

2019 ел башыннан бурычлыларны эзләү буенча 800гә якын эш ачылган. Эзләү чаралары 770тән артык алимент түләмәүчене табарга ярдәм иткән. Аларга карата административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылган, кайбер бурычлылар инде түләүләргә керешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100