news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның Алексеевски аграр көллиятендә мул уңыш үстерергә ниятлиләр
Бу көннәрдә биредә югары сыйфатлы орлык әзерләү өчен технология линиясен монтажлау белән шөгыльләнәләр
Скопировать ссылку
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел Татарстанның Алексеевски аграр көллиятендә мул уңыш үстерергә ниятлиләр. Бу көннәрдә биредә алда торган язгы чәчүгә югары сыйфатлы орлык әзерләү өчен технология линиясен монтажлау белән шөгыльләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.
Көллияткә 1000 гектардан артык җир беркетелгән. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар үзләштерә торган белгечлекләрнең берсе – авыл хуҗалыгын механикалаштыру. Практика вакытында алар чәчүлекләрне карый, үстерелгән уңышны җыя.
Быел көллият җитәкчелеге язгы чәчүне югары сыйфатлы орлыклар ярдәмендә генә башкарып чыгарга булган. Бу максаттан “Идеал” ашлык чистарту машинасы сатып алганнар.
Татарстанда бүгенге көндә орлыкларны чагыштырма авырлыкларына карап бүлү буенча 180 технология линиясе монтажланган. Быел ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында Алексеевски аграр көллияте беренчеләрдән булып “Идеал” машинасын сатып алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot