news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Алексеевск районы полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Бүлекнең яңа җитәкчесен хезмәттәшләренә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин тәкъдим итте.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районы полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде, дип хәбәр итә «Заря» газетасы.

Бүлекнең яңа җитәкчесен хезмәттәшләренә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин тәкъдим итте.

Әлеге вазифаны Лаеш районында туып үскән Вячеслав Яковлев башкарачак. Моңа кадәр Яковлев озак вакытлар Әлки районы полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән.

Татарстан эчке эшләр министры сүзләренчә, Вячеслав Яковлев үзен яхшы җитәкче буларак күрсәткән. Узган елда Әлки районы полиция бүлеге Татарстанда иң яхшылар рәтенә кергән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot